Главная » 2010 » Апрель » 20 » Ябалак тау
13:18
Ябалак тау

                     Ябалак тау

   Ябалактау – ул авылдан көнбатышта урнашкан таш-тау. Анда,ташлар арасында бик күп ябалаклар яшәгәннәр. Шунлыктан ул ябалак тавы дип йөртелә.Ул күренеше белән үзе дә канатларын җәйгән ябалакка охшый. Бу чирәмлекләргә һәм тауга хәзерге яшьләр кызыксынып карарга, тарихи урыннарны үзләштерергә баралар,үзләренең исемнәрен , бару елларын ташларга язып кайталар.Бу язмалар киләчәк буынга, хәзерге буынның тарихын ачыкларга мөмкинлекләр бирә.

   Ябалактау ерактан зур һәм мәһабәт крепость формасын ала. Кыш айларында Ябалактау өстенә яуган кар,тауның формасын тагын да зурайта. Зур-зур кар өемнәре ерактан, кояш нурлары астында җемелдәп авыл күренешенә тагын да матурлык өсти.Ә шулай да

ел дәвамындагы җил-давыллар,кар-бураннар, өермәләр тауның формасын үзгәртеп торалар.Зур-зур ташлар табигать стихиясенә түзә алмыйча түбәнгә таба тәгәриләр. Ул ташларның өстен,озак вакытлар үткәннән соң, хәтфә сыман яшел мүк каплаган.Ул тау итәгенә тагын да матурлык өсти.

  Тау итәгендә, салкынлыгы тешеңне сындырырлык, саф сулы чишмә ага. Ябалак тавына менгән кешеләр сусагач,шул чишмә суын эчәләр һәм бу чишмә суы күп кешеләр өчен онытылмаслык хатирә.

    Чуер ташлы биек тау астыннан

    Бөдрәләнеп көмеш су ага.

    Җырлый-җырлый барып төшә

    Тыныч аккан елгага…

  Бу җырның сүзләре чынбарлыкка туры килә.Чыннан да, тау итәгендә акрын агучы инеш тә бар. Ул үзенең суын Минзәлә елгасына илтеп коя.

   Ябалак тавының тагын бер сере ачылды. Анда тирән ятмаларда, нефть чыгу мөмкинлеге бар. Менә шундый истәлекле урыннарга бай ул безнең Ябалак тау.

Просмотров: 19389 | Добавил: kazirovo | Рейтинг: 5.0/2
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: